news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алинә Заһитова "Хатико" фильмындагы кебек эт турында хыяллана

Эт алу турындагы хыял, әти-әниләре рөхсәт иткәч, тормышка ашачак.

(Казан, 26 февраль, "Татар-информ", Алинә Габдуллина). Олимпиада чемпионы Алинә Заһитова акита-ину токымлы эт турында хыяллана икән. Мондый эт "Хатико" фильмы буенча таныш. Бу турыда RT агентлыгы Россия Тимераякта фигуралы шуу федерациясе матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итте.

"Олимпиада алдыннан мин Япониядә тренировкада булдым. Шунда акита-ину токымлы этләрнең фотоларын күрдем. Ул "Хатико" фильмы буенча да билгеле. Миңа бу этләр шунда ук ук ошаган иде", - дигән Алинә.

Эт алу турындагы хыял, әти-әниләре рөхсәт иткәч, тормышка ашачак, диелә әлеге хәбәрдә.

"Татар-информ" Алинә Заһитова Олимпиадада Россия өчен беренче "алтын"ны яулады, дип хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot