Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алинә Заһитова Финляндиядә Гран-при этабында “алтын” яулады
Кыска һәм ирекле программада Олимпия һәм Европа чемпионы 215,29 балл җыйды.
(Казан, 4 ноябрь, “Татар-информ”). Олимпия һәм Европа чемпионы Алинә Заһитова Финляндия башкаласы Хельсинкида фигуралы шуу буенча Гран-приның өченче этабында алтын медаль яулады.
Россия фигуристы, кыска программада алга чыкканнан соң, ирекле программада беренче урынга лаек булды һәм гомуми санда 215,29 балл җыйды. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Россиянең фигуралы шуу осталарының тагын берсе - Светлана Константинова, 197,57 балл җыеп, икенче урынга чыкты. “Бронза”га япон кызы Каори Сакамото (197,42) лаек булды.
Россиядән өченче фигурист Дарья Паненкова алтынчы урынга (161,48) чыкты.
“ Газета.Ru” хәбәр итүенчә, Заһитова бозга беренче булып чыккан һәм шунда ук үзенең өстенлеген күрсәткән. Әмма ул үз чыгышыннан тулаем канәгать калмаган.
“Татар-информ” Алинә Заһитова Сайтамеда Japan Open команда турнирында ирекле программада дөнья рекордын яңартты, дип хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз