news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алинә Заһитова фигуралы шуу буенча Европа чемпионатында алтын медаль яулады

Алинә Заһитованың әтисе Илназ тумышы белән Актаныш районыннан.

 (Казан, 20 гыйнвар, "Татар-информ"). Алинә Заһитова фигуралы шуу буенча Европа чемпионатында хатын-кызлар арасында  ялгыз чыгышта беренче урын алды. 

Ике тапкыр Европа чемпионы Евгения Медведева икенче урын, Италия спортчысы Каролина Костнер өченче урын алды. 

Фигуралы шуу буенча Европа чемпионаты Мәскәүдә уза.

Алинә Заһитованың әтисе Илназ тумышы белән Актаныш районы Әҗби (Татарский Азибей) авылыннан. Алинәнең әтисе үзе дә спортчы, хоккейчы, 2015-2016 елларда "Ижсталь" командасының тренеры иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot