news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алинә Заһитова Европа чемпионатында көмеш медаль яулады

Россия спортчысы Софья Самодурова Европаның яңа чемпионы булды.

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия фигуралы шуучысы, Олимпия чемпионы Алинә Заһитова Минскидагы Европа чемпионатында икенче урында калды. Ул кыска һәм ирекле программа өчен 198,34 балл җыйды. Бу хакта RT хәбәр итә.

Яңа Европа чемпионы булып Россиянең тагын бер спортчысы Софья Самодурова танылды. Ул ирекле программа өчен 140,96 балл, ирекле һәм кыска программалар суммасы буенча 213,84 балл җыйды.

Өченче урынны Финляндиядән фигуралы шуу остасы Вивека Линдфорс (194,40) яулады.

  • «Татар-информ» элек Алинә Заһитованың кыска программа нәтиҗәләре буенча лидер булуын хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100