news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алинә Заһитова "Ел спортчысы" исеменә лаек булды

"Россия горурлыгы" номинациясендә "Ел спортчысы" исемен хоккейчы Павел Дацюкка, "Ел тренеры" исеменә Станислав Черчесовка бирделәр.

Алинә Заһитова "Ел спортчысы" исеменә лаек булды
архив kremlin.ru

(Казан, 6 декабрь, "Татар-информ"). Россия Спорт министрлыгы версиясе буенча, фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алинә Заһитова "Ел спортчысы" исеменә лаек булды. Бу турыда Спорт министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

4 декабрьдә Мәскәүдә 2018 елда Милли спорт премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы булды. Россия Федерациясенең Спорт министрлыгы 2018 елгы Милли спорт премиясе лауреатларын  - 11 номинациядә 18 җиңүчене атады.

Алинә Заһитова "Россия горурлыгы" номинациясендә "Ел спортчысы" категориясендә җиңүче булган. Хоккейчы Павел Дацюк та "Ел спортчысы" исеменә лаек дип табылган. Шушы ук номинациядә "Ел тренеры" исемен Станислав Черчесовка биргәннәр.

  • 16 яшьлек фигуралы шуучы Алинә Заһитова 2018 елда Пхенчханда узган Олимпиадада алтын медаль яулады. Европа чемпионатында, Россия чемпионатында җиңде.

news_right_1
news_right_2
news_bot