Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алинә Заһитова "Ел спортчысы" исеменә лаек булды
"Россия горурлыгы" номинациясендә "Ел спортчысы" исемен хоккейчы Павел Дацюкка, "Ел тренеры" исеменә Станислав Черчесовка бирделәр.
(Казан, 6 декабрь, "Татар-информ"). Россия Спорт министрлыгы версиясе буенча, фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алинә Заһитова "Ел спортчысы" исеменә лаек булды. Бу турыда Спорт министрлыгы сайтында хәбәр ителә.
4 декабрьдә Мәскәүдә 2018 елда Милли спорт премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы булды. Россия Федерациясенең Спорт министрлыгы 2018 елгы Милли спорт премиясе лауреатларын - 11 номинациядә 18 җиңүчене атады.
- Спорт үсешенә керткән өлеше өчен "Россия төбәге" номинациясендә Татарстан Республикасы "Россиянең иң яхшы субъекты" исеменә лаек булды.
Алинә Заһитова "Россия горурлыгы" номинациясендә "Ел спортчысы" категориясендә җиңүче булган. Хоккейчы Павел Дацюк та "Ел спортчысы" исеменә лаек дип табылган. Шушы ук номинациядә "Ел тренеры" исемен Станислав Черчесовка биргәннәр.
- 16 яшьлек фигуралы шуучы Алинә Заһитова 2018 елда Пхенчханда узган Олимпиадада алтын медаль яулады. Европа чемпионатында, Россия чемпионатында җиңде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз