news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алинә Заһитова дөнья чемпионатына бәйле планнары белән уртаклашты

Чемпионат 18-24 март көннәрендә Япониянең Сайтама шәһәрендә узачак.

Алинә Заһитова дөнья чемпионатына бәйле планнары белән уртаклашты
архив kremlin.ru

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). Фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алинә Заһитова Япониядәге дөнья чемпионатында уңышлы чыгыш ясаячагына өметләнүен әйтте. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

  • Заһитова Минскида узган Европа чемпионатында, Россия спортчысы Софья Самодуровадан калышып, көмеш медаль яулады.

Чемпионат 18-24 март көннәрендә Япониянең Сайтама шәһәрендә узачак.

«Әлегә минем бернинди программалар да көтелми, әмма шөгыльләнүне дәвам итәм, тиздән дөнья чемпионатына әзерлек башланачак. Кәефем яхшы, барысын да булдыра алуымны һәм бөтенесен дә эшләячәгемне барыннан да элек үз-үземә раслап күрсәтәсем килә», - диде Заһитова Мәскәүдә узган матбугат конференциясендә. Дөнья чемпионатында җиңүгә исәп тотасызмы дигән сорауга Алинә, «Әйе» дип, башын какты.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100