news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алинә Заһитова «Большая перемена» онлайн-фестиваль кысаларында тренировка үткәрә

Чара 1 июньдә Интернет челтәрендә уза.

Алинә Заһитова «Большая перемена» онлайн-фестиваль кысаларында тренировка үткәрә
https://www.instagram.com/azagitova

(Казан, 27 май, «Татар-информ»). Фигуралы шуу буенча 2018 елгы олимпия чемпионы Алинә Заһитова «Большая перемена» онлайн-фестивалендә катнаша. Чара 1 июньдә Интернет челтәрендә уза.

Алинә Заһитова тренировка үткәреп, онлайн-фестивальне ачачак. Спортчының марафоны 8:30 сәгатьтә башлана.

Онлайн-фестивальгә 1 июньдә Вконтакте челтәрендә аның битендә кушылырга мөмкин. Шулай ук анда тренировканың тулы программасы бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot