news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алинә Заһитова берничә ел элек юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән

Олимпия чемпионкасының әтисе берничә ел элек гаиләдә булган бәхетсезлек очрагы турында сөйләгән.

(Казан, 27 февраль, “Татар-информ”). Олимпия чемпионкасының әтисе Илназ Заһитов кызы белән берничә ел элек булган бәхетсезлек очрагы турында сөйләгән. Бу хакта “Советский спорт” газетасы яза.

Гаилә ул вакытта Ижевск шәһәрендә яшәгән. Әнисе Алинәне Татарстандагы Әгерҗе шәһәренә алып барганда, юл-транспорт һәлакәтенә юлыгалар. Машиналары башка автомобиль белән бәрелешеп, юл кырыена төшеп киткән. Әнисе белән кызга зыян килмәгән.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев Алинә Заһитованың татар кызы булуын әйтте. Спортчының кайда яшәве мөһим түгел - аның илебез өчен алтын медаль алуы әһәмиятле, дип белдергән иде депутат.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot