news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алинә Заһитова бүләк БМВ машинасын әтисенә бирәм, диде

Өч елдан, йөртү өчен таныклык алгач, бу машинада Алинә үзе йөрергә җыена.

(Казаy, 2 март, “Татар-информ”). Олимпиадада алтын медаль яулаган Алинә Заһитовага уңышлары өчен БМВ машинасы бүләк иттеләр. Кичә Премьер-министр Д.Медведев тапшырган машина ачкычларын Алинә әти-әнисенә бирәм, дип әйтте. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

“Әти-әни мине Олимпиадага әзерләде, машинаны аларга бирәм”, - диде Алинә.

15 яшьлек Алинә Заһитова тагын өч елдан, йөртү өчен таныклык алгач, бу машинада үзе йөрергә җыенганын да әйтте.

Япониядәге җанатарлары Алинәгә акита-ину токымлы эт бүләк итәргә вәгъдә биргән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100