Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алинә Заһитова бүген “Ак Барс” һәм “Нефтехимик” хоккей матчында алка ыргытачак
Тимераякта фигуралы шуучы Олимпия чемпионы матчка Казан клубы өчен җанатар булып киләчәк.
(Казан, 30 декабрь, “Татар-информ”). Тимераякта фигуралы шуучы, 2018 елгы Олимпия чемпионы Алинә Заһитова бүген Казанның “Ак Барс” командасы белән Түбән Каманың “Нефтехимик” командасы арасындагы матчта символик алканы ыргытачак. Бу турыда "Ак Барс" клубы социаль челтәрдә хәбәр итте.
“Яңа ел алдыннан кунакка бару – иң яхшы бәйрәм традицияләренең берсе. Менә фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионкасы Алинә Заһитова да кунакка киләчәк!” - дип хәбәр ителә Татарстан башкаласы клубы Твиттердагы рәсми аккаунтында.
- Матч бүген “Татнефть-Арена” боз сараенда була. Уен 15.00 сәгатьтә башлана.
“Татар-информ” элек Алинә Заһитованың Хатын-кызлар арасында тимераякта шуу халыкара берлеге (ISU) рейтингында беренче булуын һәм Америка спорт академиясе фаразлары буенча ноябрь аенда иң яхшы спортчы булып танылуын хәбәр иткән иде.
Россия чемпионатында ул бары бишенче урынны яулады. Шуңа да кармастан, Алинә Заһитова Европа чемпионаты ил җыелмасы составына керде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз