news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алинә Заһитова 175нче мәктәп янындагы мемориалга чәчәкләр салды

Россия фигуралы шуу остасы, Олимпия чемпионы Алинә Заһитова 175нче гимназиядә атуда һәлак булганнарны искә алу өчен Казанга килде.

Алинә Заһитова 175нче мәктәп янындагы мемориалга чәчәкләр салды

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Россия фигуралы шуу остасы, Олимпия чемпионы Алинә Заһитова 175нче гимназиядә атуда һәлак булганнарны искә алу өчен Казанга килде. Видео Instagram социаль челтәрендә урнаштырылган.

Заһитова мәктәп бинасы янында фаҗига көнендә барлыкка килгән мемориал янында булды, чәчәкләр салды.

Гимназиядә ату 11 майда булды. Нәтиҗәдә тугыз кеше — җиде бала һәм ике педагогның гомере өзелде. Хәзерге вакытта Балалар республика клиник хастаханәсендә фаҗигадә зыян күргән 15 бала дәвалана. Сигез кеше, шуларның бишесе мәктәп укучылары, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы махсус бортында Мәскәүнең алдынгы клиникаларына дәвалануга җибәрелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot