news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алинә Шәрипҗанова һәм Айдар Сөләйманов «Культура» каналында татар җыры турында сөйләштеләр

«Шаболовка, 37» - джаз музыканты Вадим Эйленкригның авторлык тапшыруы. Вадим Эйленкриг – “Үзгәреш җиле” татар җыры фестиваленең сәнгать җитәкчесе.

Алинә Шәрипҗанова һәм Айдар Сөләйманов «Культура» каналында татар җыры турында сөйләштеләр
Салават Камалетдинов

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар җырчылары Алинә Шәрипҗанова һәм Айдар Сөләйманов «Россия-Культура» каналында чыккан «Шаболовка, 37» телетапшыруында татар җыры турында сөйләделәр.

«Шаболовка, 37» - джаз музыканты Вадим Эйленкригның авторлык тапшыруы. Вадим Эйленкриг – “Үзгәреш җиле” татар җыры фестиваленең сәнгать җитәкчесе.

Айдар Сөләйманов тапшыруда “Рәйхан” татар халык җырын башкарды, ә Алинә Шәрипҗанова “Гөлҗамал” халык җырын.

Татарстанның атказанган артистлары Алинә Шәрипҗанова һәм Айдар Сөләйманов - “Үзгәреш җиле” татар җыры фестивалендә өч сезон рәттән катнашучы җырчылар. Социаль челтәрләрдә фестиваль йөзе буларак алар фоторәсемнәре урнаштырылган.

Яңа елга кадәр тагын тапшыруда татар җырчылары булачак дип вәгъдә итә М.Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрының матбугат үзәге җитәкчесе Елена Остроумова.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100