news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алинә Шәрипҗанова: Әлфия апа Авзалова җырлаган татар телен ничек яратмаска мөмкин?!

"Сәхнә" журналы К.Тинчурин театры сәхнәсендә Хәйрия концерты уздыра.

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның атказанган артисты Алинә Шәрипҗанова татар матбугаты максатларының берсе – халыкка матур әдәби телдә мәгълүмат җиткерү дип саный. Бүген “Татмедиа” брифинг залында “Сәхнә” журналының 15 еллыгы уңаеннан үткәрелгән матбугат конференциясендә Алинә Шәрипҗанова журналны әзерләүчеләргә рәхмәтләрен җиткерде.

“Сәхнә” – ул буш сүз түгел, ул тормыш, саф хисләр. Без “Сәхнә” журналын көтеп алабыз. Бездән журналга әдәби теле өчен зур рәхмәт, – диде артистка. – Сез халкыбызны сәнгать дөньясы белән таныштырып бик зур эш башкарасыз”.

Искәртеп үтәбез, 9 октябрьдә “Сәхнә” журналы Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә, үзенең түгәрәк датасы уңаеннан, Хәйрия концерты үткәрә. Әлеге кичәдә Алинә Шәрипҗанова да катнашачак.

Матбугат конференциясендә катнашучы “Сәхнә” һәм “Салават күпере” журналлары директоры Зиннур Хөснияр белән танылган артист Алмаз Хәмзин Алинәнең үзенә дә тиз арада татар телен камил өйрәнүе өчен рәхмәтләрен җиткерде. Саратов өлкәсендә туып үскән татар җырчысы Алинә Шәрипҗанова үзенә адресланган мактау сүзләренә Әлфия Авзалова репертуарыннан “Картаямыни йөрәк?” җыры белән җавап бирде. “Шундый җырлары булган телебезне ничек яратмаска инде?” – диде Алинә.

Алинә матбугат конференциясен телефонына видеога төшереп барды һәм үзенең социаль челтәрләрдәге битенә элеп куярга вәгъдә бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100