Алинә Кабаева үз теләге белән Дәүләт Думасыннан китә
Депутат парламентта Татарстанны тәкъдим итә иде
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Дәүләт Думасының регламент комитеты палатага Алинә Кабаеваның үз теләге белән депутатлык вәкаләтләрен вакытыннан алда калдыруны хупларга киңәш иткән. Бу хакта ИТАР-ТАССка комитет башлыгы Сергей Попов белдергән.
"Депутат гариза язды, без аны канәгатьләндердек", - дип аныклап үткән ул. Комитет башлыгы сүзләренчә, Кабаева үзеннең гаризасын 15 сентябрь биргән, китү сәбәбен икенче эшкә күчү белән аңлаткан.
Попов сүзләренчә, Кабаеваның вакытыннан алда вәкаләтләрен калдыру мәсьәләсе 16 сентябрьдә каралырга мөмкин.
Искәртеп узабыз: депутат парламентта Татарстанны тәкъдим итә иде.