news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 1 миллион сумнан артык алимент бурычы җыелган ир-ат суд каршына басачак

Кызына 1 миллион сумнан артык алимент бурычы җыелган ир-атка карата кузгатылган җинаять эше Татарстанның Тукай районы судына җибәрелде. Бу хакта ТР Прокуратурасы хәбәр итә.

Эш материалларыннан күренгәнчә, ир-ат алимент түләттерү турында суд карарын белә торып, аны түләүдән качып йөргән. 2025 елның 24 октябреннән 2026 елның 22 июленә кадәрге чорда аның кызына 220 мең сумнан артык бурычы җыелган, ә инде бер елдан соң бу сумма 1 миллионнан артып киткән.

Ир-ат үз гаебен таныган.

news_right_1
news_right_2
news_bot