news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алиментлар һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләмәүче җинаять җаваплылыгына тартылган

Түбән Кама шәһәре суды аңа 6 айга төзәтү эшләренә җәлеп итү рәвешендәге җәза биргән

(Казан, 10 октябрь, “Татар-информ”). Түбән Кама суд приставлары РФ Җинаять кодексының 157 нче маддәсе буенча гражданка З.га карата җинаять эше кузгаткан. Ханымның интернат йортындагы балигъ булмаган улын тәрбияләүгә алиментлары, шулай ук коммуналь хезмәтләр өчен әҗәте җыелган.

Гражданканың 16 яшьлек улы интернат йортында тәрбияләнә, әмма малайны тәрбияләгән өчен приют акчаны алмаган. Бурыч инде 180 мең сумга җиткән. Ә идарәче компаниядә аның фатир өчен ике ел дәвамында түләмәве турында хәбәр иткәннәр, һәм коммуналь хезмәтләр өчен әҗәте инде 100 мең сумнан артып киткән.

 Түләмәүченең фатирында булып, суд приставлары аның нинди булса да мөлкәтен тартып алып булмаячагын аңлаган – хуҗабикәнең сатарга мөмкин булмаган бер әйберсе дә булмаган. Ханым асоциаль тормыш рәвеше алып бара, аз гына акча юнәтсә дә, аны спиртлы эчемлекләргә туздыра икән.

Шушы көннәрдә Түбән Кама шәһәре суды җинаять эшен караган һәм 6 ай дәвамында төзәтү эшләренә хөкем иткән. Шулай ук аның хезмәт хакының 5 проценты дәүләт файдасына тотып калыначак. Бу хакта Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100