Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алимент түләү нинди очракларда вакытыннан алда тукталырга мөмкин икәнен әйттеләр
Аерылышканнан соң бала белән яши торган ир белән хатынның берсе, шулай ук эшкә сәләтсез туганнары алимент алырга хокуклы. Әмма аерым очракларда аларны түләү вакытыннан алда туктатыла.
Килешү буенча булган алиментларны түләүне туктату
Якларның килешүе нигезендә түләнә торган алимент түбәндәге очракларда туктатыла:
- якларның берсе – түләүче яисә алучы үлгән очракта;
- килешүнең гамәлдә булу вакыты тәмамланганнан соң;
- килешүдә каралган башка нигезләр буенча (алар булганда).
Суд билгеләгән алиментларны туктату
Әгәр түләүләр суд тәртибендә билгеләнгән булса, алар түбәндәге очракларда туктатыла ала:
- бала балигъ булган, башка зат тарафыннан уллыкка алынган яки тулысынча эшкә сәләтле дип табылган;
- алиментлар күчерелгән элеккеге ир яисә хатын яңа гаилә корган;
- алимент алучының матди ярдәмгә мохтаҗлыгы беткән, йә яңадан эшкә сәләтле булган;
- якларның берсе (түләүче яки алучы) үлгән яки рәсми рәвештә хәбәрсез югалган дип танылган очракта.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз