news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алимент түләмәгән әлмәтлене туган көнен үткәргәндә тоткарлаганнар

Ирнең 600 мең сумнан артык бурычы җыелган булган.

(Әлмәт, 13 декабрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт приставлары алимент түләүдә бурычы күп җыелган әлмәтлене туган көнендә тоткарлаган, дипяза җирле басма.

Ирнең 600 мең сумнан артык бурычы җыелган булган. Приставлардан качып, ул өенә кайтмыйча йөргән. Шуңа туган көнен дә әнисе янында үткәрергә уйлаган. Әлмәтнең суд приставлары бурычлы ирне дуслары белән бергә табын артында утырганда тотканнар. Аның кыйммәт торучы смартфонын конфискацияләгәннәр һәм аңа карата «Балаларын яки хезмәткә яраксыз ата-аналарын тәрбияләүгә акча бирмәү» маддәсе буенча эш кузгатканнар. Закон бозган иргә бер елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.

news_right_1
news_right_2
news_bot