Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алимент түләмәгән өчен бер әлкиле суд каршына басты
Төзәтү эшләренә хөкем ителүчеләрнең күпчелеге әлеге җәзаны үтәүдән тайчаналар.
(Әлки, 18 июнь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Алимент түләмәгән өчен бер әлкиле суд каршына басты, дип яза җирле басма.
Җәзаларның альтернатив төрләре киңрәк кулланыла. Шуның берсе – төзәтү эшләре. РФ Җинаять кодексының 50 нче маддәсендә ассызыкланганча, төзәтү эшләре ике айдан ике елга кадәр срокка, төп эш урыны булмаган хөкем ителүчегә билгеләнә.
Ләкин төзәтү эшләренә хөкем ителүчеләрнең күпчелеге әлеге җәзаны үтәүдән тайчаналар. Әйтик, иң зур срокка – ике елга төзәтү эшләренә хөкем ителгән очракта да закон нигезендә бу 8 айга иректән мәхрүм итүгә алыштырылырга мөмкин. Алар җәза срогын үтәсе колония-поселениедән шартлы рәвештә вакытыннан алда азат ителү ихтималы да бар. Шул рәвешле, дүрт айдан инде алар иреккә чыгарылырга да мөмкин.
Балаларына алиментлар түләүдән усалларча тайчанган өчен Әлки районының 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы карары белән хөкем ителгән С.да шулай уйлаган булса кирәк. Урта Әлки авылында яшәүче әлеге бәндәне суд хезмәт хакының 15 процентын дәүләт файдасына тотып калу юлы белән җиде айга төзәтү эшләренә юллаган иде.
Судның иректә калдыруына, төзәлергә мөмкинлек бирүенә шатланырга да бит югыйсә, әмма С. туры юлга басу турында уйлап та карамый.
Җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясе С.ны төзәтү эшләре срогын узу өчен “Яшь Көч”, “Хузангай” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләренә, “ВостокЗернопродукт” АҖ гә юллады. Әмма ул закон белән билгеләнгән срокта әлеге оешмаларга килеп тә карамады.
С. белән профилактик әңгәмәләр үткәрелде, суд белән билгеләнгән төзәтү эшләрен тиешенчә башкармаса, моның катырак җәзага алыштырылачагы хакында кат-кат кисәтелде. Әмма ул инспекция хезмәткәрләренең сүзләрен тыңларга теләмәде, эшләүдән баш тартты, эчеп-исереп йөрүен дәвам итте. Яшәү урынында да үзен гел начар яктан күрсәтте.
Нәтиҗәдә җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясе С.га карата төзәтү эшләрен иректән мәхрүм итүгә алыштыру хакындагы күрсәтнамәне судка юллады.
8 июньдә 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы әлеге күрсәтнамәне канәгатьләндерде. С. иректән мәхрүм итүгә хөкем ителде. Җәза срогын ул колония-поселениедә узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз