Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алимент түләмәүче әлмәтле үз җәзасын алачак
Аның балаларга бурычы 461 780 сум тәшкил итә.
(Әлмәт, 20 февраль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Прокуратура алимент түләмәүче 55 яшьлек әлмәтлегә карата җинаять эше буенча гаепләүне раслаган. Бу турыда җирел басма хәбәр итә.
Суд карары буенча, ул ике кечкенә баласын тәрбияләү өчен хезмәт хакының бер өлешен биреп барырга тиеш була. Аның балаларга бурычы 461 780 сум тәшкил итә.
Әлмәтлене “Балигъ булмаган балаларны тәрбияләү өчен акча түләмәү” маддәсе буенча хөкем итәчәкләр. Ул үз гаебен тулысынча таныган. Хәзер җинаять эше судка җибәрелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз