news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алимент түләүдә бурычы булган гражданнарны хәбәрсез югалган дип танырга рөхсәт иттеләр

Мондый карарны приставлар материаллары нигезендә суд кабул итә ала.

(Казан, 8 март, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин алимент түләүдә бурычы булган гражданнарны хәбәрсез югалган дип танырга рөхсәт итә торган законны имзалады. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

Мондый карарны судлар суд приставлары материаллары нигезендә кабул итә ала. Гражданнар процессуаль кодексы һәм башкарма производство турындагы законга шул хактагы төзәтмәләр кертелгән.

Алиментчыларны «хәбәрсез югалганнар» статусына күчерү аларның балаларына пенсия билгеләргә мөмкинлек бирәчәк. Мал-мөлкәте исә махсус идарәгә тапшырылачак, шуның хисабына бурычны капларга мөмкин булачак. Әгәр юкка чыккан әти кеше һаман да элеккеге гаиләсенең фатирында теркәлгән булса, аны пропискадан төшерәчәкләр.

Шул ук вакытта, кешенең телефоннан шалтыратуларга җавап бирмәве генә мондый карар кабул итү өчен җитәрлек түгел. Әлеге процедура бурычлы затның хокукларын яклауны да гарантияли. Приставлар тәкъдим иткән материаллар гражданинны эзләүләрен, тиешле барлык чаралар күрелүен, әмма таба алмауларын расларга тиеш. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100