news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алимент буенча бурычы булган гражданнар армиягә барудан кичектерелмәячәк

Закон проектын Дәүләт Думасының Оборона мәсьәләләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Андрей Красов әзерләгән.

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте алимент буенча бурычлары булган гражданнарны хәрби хезмәткә чакырудан кичектереп торуны гамәлдән чыгарырга ризалык бирде. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

Документ нигезендә ике яки аннан күбрәк баласы һәм көмәнле хатыны (срогы 26 атнадан артып китсә) булган, алимент түләүдән качып йөрүче гражданнар хәрби хезмәткә чакыруны кичектереп тору хокукыннан мәхрүм ителә.

Әлеге гражданнар турында Хәрби комиссариатларга Федераль суд приставлары хезмәте һәм аның территориаль органнары мәгълүмат биреп торачак, диелә закон проектында.

Закон проектын Дәүләт Думасының Оборона мәсьәләләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Андрей Красов әзерләгән.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100