news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җәлилне һәм җәлилчеләрне искә алу митингында Россия Язучылар берлеге вәкиле дә катнашты

Җәлилне һәм җәлилчеләрне искә алу митингында Россия Язучылар берлеге вәкиле дә катнашты
Фото: «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Казан Кремле янындагы мәйданда узган Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә алу митингында «Россия Федерациясе Язучылар берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасы идарәсенең җаваплы секретаре Николай Ивановның да чыгышы булды. Ул әлеге чараның әһәмиятен югары бәяләде.

«Берничә көн элек Калуга өлкәсендә бер кечкенә шәһәр – Козельсктан кайттым. Бөек Ватан сугышы елларында анда шагыйрь Сермён Гудзенко дәваланган. Менә шул шәһәр язучылар ротасына һәйкәл куярга уйлаган. Бу һәйкәл Гудзенкога гына түгел, ә сугыш елларында яу кырында булган, Җиңү турында сүз әйткән язучыларның барысына да багышланган. Ул Россиядә әлеге көнгә кадәр булмаган һәйкәл. Анда Константин Симонов, Муса Җәлил, Мостай Кәрим, Кайсын Кулиев сүзләре дә һәм алар бөтенесе дә безнең Россиянең лаеклы әдипләре. Илдә иң күп һәйкәлләр каһарманнарга һәм язучыларга куела», – дип ассызыклады ул.

Иванов һәйкәлнең бердәмлек сиволы булуын да билгеләп үтте.

«Менә Муса Җәлилнең мондагы һәйкәле дә – бердәмлек символы. Бөек Ватан сугышын ничек кенә атамаганнар. Чит илләрдә супергеройлар уйлап чыгару тенденциясе бар. Ә бездә батырлар булып туалар. Аларның күпчелеге беренче чиратта рухлары белән каһарманнар», – ди ул.

Чыгыш ясаучы Николай Иванов бу митингның быел Бөек Җиңүнең 80 еллык юбилей елында булуын да билгеләп үтте.

Шулай ук үзенең Брянск партизаннары улы булуын әйтте һәм Россия Федерациясенең Язучылар берлегендә торган 8 мең әгъза исеменнән Муса Җәлилнең һәм аның көрәштәшләре каһарманлыгы алдында баш иде. Мәртәбәле кунаклар арасында Дәүләт Советы депутатлары, министрлыклар һәм ведомстволар, Фәннәр академиясе җитәкчеләре, Татарстан халыклары Ассамблеясе вәкилләре, шулай ук Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе активистлары һәм Татарстан Республикасы иҗат берлекләре әгъзалары булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot