news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җәлилчеләр...

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы «Җәлил укулары» әдәби конкурсы катнашучыларының эшләрен беренче тапкыр матбугатта тәкъдим итә. Халыкара әдәби бәйге фронтовик язучылар тормышы һәм иҗаты белән кызыксынган шигърият сөючеләр арасында үткәрелә. Оештыручылар – Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстанның Мәдәният, мәгариф һәм фән министрлыклары.

Җәлилчеләр...
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Җәлилчеләр

Моңсу, сагыш тулы, канлы җәйнең

Җитте соңгы – август айлары.

Озакламас инде, өмет тулы

Җиңү белән килер язлары.

Тыныч күк йөзендә ак болытлар,

Купшы гына талгын йөзәрләр.

Аллы-гөлле, җәйге болыннарны

Шат сабыйлар инде бизәрләр…

Нинди гади генә, ләкин бүген

Колач җитмәс булган хыяллар

Бу батырлар өчен караңгылык,

Тимерчыбык белән уралган…

Кан шикелле кызыл таң атканда,

Җан өшеткеч август көнендә,

Үлем көтеп кенә ятмый алар.

Вәхши куркыта алмас берсен дә!

Кемдер шигырь укый, кемдер тыңлый.

Ачу нәфрәт тулы күңелдә.

Җиңә алмас, сындыра алмас фашист

Унберенең хәтта берсен дә!

Үлем сәгате инде якынлаша...

Горур башлар тәгәри зинданда.

Күпме әйтелмичә калган сүзләр

Илгә тугъры шушы җаннарда!

Салкын канлы палач балтасыннан

Бер-бер артлы китә егетләр.

Кансыз вәхши, хакың юк тамчы да!

Бары Ходай биргән гомерләр!

Син бирмәгәч, син алучы түгел,

Киссәң дә син горур башларны,

Өзә алмадың яшәү дәртен,

Еракларга китте даннары.

Һаман яши алар күңелләрдә,

Ялкынлы җыр булып сибелеп.

Җәлилчеләр даны – мәңгелек ул!

Батырларның даны – мәңгелек!

Казан шәһәре Совет районының «185 нче күп профильле лицее»ннан Алия Гәрәева, 2025 ел.

news_right_1
news_right_2
news_bot