news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җәлилче Зиннәт Хәсәнов туганнары Иске Кәшер авылында аның исемен йөрткән урам булуын тели

Җәлилче Зиннәт Хәсәнов туганнары Иске Кәшер авылында аның исемен йөрткән урам булуын тели
Салават Камалетдинов

Җәлилче Зиннәт Хәсәновның бертуганының улы Зиннәтулла Хәсәнов Сарман районы Иске Кәшер авылында каһарман исемен йөрткән урам кирәк дип саный.

«Безнең Совет урамына Зиннәт Хәсәнов исеме бирелсә, бик әйбәт булыр иде, чөнки ул шул урамда үскән. Мәктәптә без укыганда ук музее бар иде. Дружина да аның исемен йөрткән», – дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Район үзәгендә һәм Иске Кәшер күршесендәге Анак авылында Зиннәт Хәсәнов исемендәге урамнар бар. Иске Кәшер авылында җәлилчегә бюст куелган. 

«Беренче бюст 1977 елның маенда куелган булган, 2005 елда ул реставрацияләнде. 2021 елда каһарманга яңа бюст куелды», – дип сөйләде «Зиннәт Хәсәнов һәм авыл тарихы» музее фәнни хезмәткәре Илдар Йосыпов.

Җәлилченең туган авылында аның исемен йөрткән мәктәп тә бар. Авылның спорт мәйданында (анда Сабантуй да уза) Зиннәт Хәсәнов аллеясы да бар.

Җәлилче Зиннәт Хәсәновның туган авылы Иске Кәшер турында тулы репортажны «Интертат» сайтында укырга була. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100