news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җәлил хәзрәт Фазлыев: Вәлиулла хәзрәт Якуповның дини күтәрелешкә керткән өлеше бик зур

Җәлил хәзрәт Фазлыев: Вәлиулла хәзрәт Якуповның дини күтәрелешкә керткән өлеше бик зур

Вәлиулла хәзрәтнең дини күтәрелешкә зур өлеш кертүе турында «Татар телен саклап калуда һәм аның үсешендә «Иман» нәшриятының керткән өлеше: тарих һәм хәзерге заман» дип исемләнгән конференция барышында Татарстан Республикасының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев әйтте. Апанай мәдрәсәсендә оештырылган конференция танылган дин һәм җәмәгать эшлеклесе, тарихчы, Апанай мәчетенең имам-хатыйбы Вәлиулла хәзрәт Якуповны искә алу чаралары кысасында үтте.

«Вәлиулла хәзрәт бик киң кырлы, күркәм шәхес иде. Аның ислам диненә керткән өлеше бик зур. Бүген мәдрәсәлеребез эшләп тора, газеталарыбыз да, мәчетләребез дә бар, ә Вәлиулла тотынганда бер нәрсә дә юк иде. Ул китаплар бастыра башлады, нәрсә дисәң дә китапны чыгара иде. «101 вәгазь» китабын да миңа «Эшлә, кирәк ул» дип, мәҗбүриләп диярлек чыгартты. Үләренә бер көн калганда, яңадан шалтыратып, «101 вәгазь»не кабат бастырырга теләп, бик бәргәләнде. Хезмәт итәргә мөмкинлеге бик күп иде, иртәрәк китте арабыздан», – диде Җәлил хәзрәт Фазлыев.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Апанай мәчетен үстерүдә Вәлиулла хәзрәтнең бик зур өлеш кертүе турындагы сүзләрен беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов җиткерде. «Бүгенге фәнни җыен «Иман» нәшриятенең киң кырлы эшчәнлегенә багышланган, әмма татар телен саклап калу мәсьәләсе турында сөйләгәндә Апанай мәчетенең файдалы хезмәте турында да әйтергә кирәк. Вәлиулла хәзрәт Апанай мәчетен татар дөньясына кайтаручы. Әхмәт хәзрәт Сабиров белән алар аның мирасын торгыза, ачып җибәрә, һәм татар мөселман кыйммәтләрен, татар мохитен саклаучы учак итеп эшләтә башлый. Бүген дә Апанай мәчете шушы максатка һәм Вәлиулла хәзрәт салып калдырган традицияләргә тугры кала», – диде ул.

Мөфти Апанай мәчете эшчәнлеге һәм эчтәлеге ягыннан Казанның иң актив, үрнәк һәм тарихи әһәмияте буенча татар милләте өчен бик мөһим һәм кадерле мәчетләрнең берсе булып торуын да билгеләгән. «Татарча китаплар бастыру, фәнни конференцияләр уздыру, балалар укыту, чаралар уздыру – болар барысыда Апанай мәчете мәйданчыгында динебез һәм милләтебез хакына тормышка ашырыла», – дип җиткерде Камил хәзрәт Сәмигуллинның сүзләрен Илфар хәзрәт Хәсәнов.

«90 нчы елларда безнең халкыбыз дингә сусаганда хөрмәтле Вәлиулла хәзрәтнең «Иман» нәшриятендә арзан бәягә бастырылган китаплары киң таралды һәм Татарстаннан гына түгел, ә башка төбәкләрдән булган милләттәшләребезгә дә ярдәм күрсәтте», – дип билгеләде Илфар хәзрәт Хәсәнов.

Шулай ук фәнни җыенда Апанай мәчете имам-хатыйбы, «Иман» нәшрияты директоры Нияз хәзрәт Сабиров, ТР Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды директоры Нурия Һашимова, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, танылган тарихчы Энгель Таһиров, күренекле шагыйрьләр Ләбиб Лерон, Рифат Сәлах, башка дин һәм җәмәгать эшлеклеләре, Вәлиулла хәзрәтнең хезмәттәшләре дә катнашты.

Ркаил Зәйдулла Вәлиулла Якуповның студент чактан ук иҗтимагый тормышка битараф булмавын әйтте. «Мин Вәлиулла хәзрәтне студент чагыннан ук беләм. Ул чагында хәзрәт тугел, Винер гына иде. Ул Казанның химия-технология институтының «Комсомолец» оешмасы сәркатибы булып торды. Шул вакытта ук анарда милли, иҗтимагый тормышка зур кызыксыну сизелә иде, ул зур залларга студентларны чакырып иҗат кичәләре оештырды. Үзгәрешләр чоры аны иҗтимагый тормышның өстенә чыгарды. Ул татар тарихында үзенең эзен калдырган якты шәхесләрнең берсе», - дип искә алды Вәлиулла хәзрәтне Ркаил Зәйдулла.

«Вәлиулла Якупов тел сагында торучы фидакәрь, милләтпәрвәр шәхес булды. Бүген аның үлеменә, вафатына 11 ел. Нәкъ менә бу көнне аны атып үтерделәр. Ничек, нинди шартларда атып үтерелүе киләчәктә ачыкланып бетәр дип уйлыйм. Ләкин аның сәбәбен бер Аллаһы Тәгалә һәм мөфти Илдус хәзрәт Фәиз беләдер», - диде язучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ләбиб Лерон.

  • Вәлиуллы хәзрәт Якупов 1963 елның 4 сентябрендә Башкортстан Республикасының Уфа районы Дмитриевка авылында туа. 1987 елда «Электрохимик җитештерү технологиясе» белгечлеге буенча С.М.Киров исемендәге Казан химия-технология институтын тәмамлый. Шул ук вакытта КДУның тарих факультетына читтән торып укырга керә. Ислам кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсен тәмамлый.
  • 1991 елда Вәлиулла Якупов «Иман» нәшриятын җитәкли. Әлеге нәшрият ислам юнәлеше буенча меңнән артык исемдәге китап – дини хезмәтләр, тарихи китаплар бастыруы белән билгеле. Вәлиулла хәзрәт берничә публицистик басманың – «Иман», «Вера» газеталарының, «Мусульманский мир», «Иман нуры» журналларының, еллык «Мөселман календаре»нең шеф-редакторы була. Казанның Апанай мәчете имам-хатыйбы һәм «Мөхәммәдия» Казан югары мөселман мәдрәсәсе ректоры булып хезмәт куя.
  • 1998 елда Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары – вакфлар рәисе итеп билгеләнә. 2002 һәм 2006 елларда мөселманнар съездында әлеге вазыйфага кабат сайлап куела. Вәлиулла хәзрәт Якупов Россиядә беренче ислам әдәбияты нәшриятына нигез салучы, күпсанлы дини һәм тарихи хезмәтләр авторы, актив публицист буларак та билгеле.
  • 2012 елның 19 июлендә үзенең йорты подъездында ясалган һөҗүм нәтиҗәсендә фаҗигале төстә һәлак була.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100