news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җәлил хәзрәт Фазлыев никах туйларын кафеларда үткәрүгә карата фикерен әйтте

Җәлил хәзрәт Фазлыев никах туйларын кафеларда үткәрүгә карата фикерен әйтте
Рамил Гали

Татарстан Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев никах туен өйдә үткәрү яклы булуын әйтте. 

«Никах белән туй бергә кушылып үткәрелсә, эчтәлеклерәк, күңеллерәк була, дип саныйм. Мин никах өйдә үтәргә тиеш, дип саныйм. Кафеларда үткәргәндә милли үзенчәлекләрне саклап булмый. Йортка кергәндә үткәрелә торган аерым йолалар бар. Бу гаилә бәйрәме бит, анда якын туганнар җыела, ике як таныша, милекне күрсәтәләр», – диде ул «Тәртип» радиосы үткәргән түгәрәк өстәл барышында. 

Баш казый никахны мәчеттә укытуга карата да үз фикерен белдерде

«Намаз залына тиешсез киемле һәм госелсез кешеләрне кертеп тезәбез. Бу бит сәҗдә урыны, анда госелсез кеше керергә тиеш түгел. Мәчеттә никах өчен аерым зал булса, ярый әле. Мәчет янында аерым кафе булса, җайлы», – диде ул. 

news_right_1
news_right_2
news_bot