news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җәлил хәзрәт Фазлыев: Башкаларга үрнәк итеп эшләргә, тормыш алып барырга тиешбез

19 март көнне Казанда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең IX корылтае узды. Баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев Татарстан казыятен борчыган мәсьәләләр һәм үзен борчыган фикерләре белән уртаклашты.

Җәлил хәзрәт Фазлыев: Башкаларга үрнәк итеп эшләргә, тормыш алып барырга тиешбез
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

- Кызганыч, бүген халык бик күпләп дингә килде, дип әйтә алмыйбыз. Авылларда, шәһәрләрдә булмасын, биш вакыт намаз укып, ураза тотып, чын итеп дин буенча яшәүчеләр бик күп түгел. Авылларда 2-3 проценттан күп түгел, шәһәрләрдә 1 процент та юк. Халыкның ислам дине буенча белеме сай – Коръәнне дә, хәдисләрне дә белмиләр. Сезгә дә, үземә дә мөрәҗәгать итеп әйтәм – халык безгә карап, ислам диненә бәя бирә. Әгәр без үзебезне матур тотмасак, әгәр кешеләрдән арттырып нәфес артыннан кусак, эшебез барып чыкмаячак. Фәнис Яруллинның шундый шигыре бар:

«Булмасын нәфсебез безгә баш,

Без аңа үзебез баш булыйк.

Яманлык җиңелсен, дисәк без,

Яхшылык эшләргә ашыгыйк».

Әз генә нәфсегезне йөгәнләгез. Бездә гаилә мәсьәләсендә дә, гаиләләребезне алып бару мәсьәләсендә дә тәртип булырга тиеш. Чөнки халык: «Әнә үзе мулла, үзе шундый, гаиләсе шундый», – ди. Авылда бигрәк тә – бәрәңге бакчаңны да, малларыңны, бөтен гаиләңне дә бинокльдән караган кебек карап торалар. Шуңа күрә авылда имам булып тору җиңел түгел.

Авыр булса да түзик, әмма бу мәсьәләләргә бераз җитдирәк карасак иде, бигрәк тә гаилә мәсьәләсендә, бигрәк тә икенче хатын мәсьәләсендә. Авызлардан утлар чәчеп әллә нинди матур вәгазьләр сөйләсәк тә, артыбызда эш булмаса, ул вәгазьләр буш сүз була. Мөселман икән, без башкаларга үрнәк итеп эшләребезне эшләргә, тормыш алып барырга тиешбез. Бар кешене алдап була, әмма Аллаһы Тәгаләне алдап булмый, тормышыбызны Аллаһ хозурына баргач, йөзебезне кызармаслык итеп алып барырга насыйп итсә иде, – ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100