news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җәлил хәзрәт Фазлыев: Аллаһ нәфесне тәрбияләр өчен ураза бирде

Җәлил хәзрәт Фазлыев: Аллаһ нәфесне тәрбияләр өчен ураза бирде
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев бүген XII Республика ифтарында чыгыш ясады. Ул вәгазендә уразаның нәфесне тәрбияләр өчен бирелгәнен һәм баланы дөрес тәрбияләү әһәмияте турында сөйләде.

«Рамазанның 20 нче кичәсе белән тәбрик итәм. Тоткан уразаларны Аллаһы Тәгалә кабул итсә иде», - дип башлады сүзен.

«Мин үземне бәхетле саныйм: шушы көннәрне күрергә туры килде. 70-80 нче елларда дини белем алганда, 80 нче еллар азагында - 90 нчы еллар башында балалар укытканда, мәчетләр төзегәндә дә, бу көнне күрербез дип хыяллану башка кереп тә карамады. Бүген җитәкчеләребез белән, бөтен имамнар белән беркемнән курыкмыйча ураза тотабыз, дин тотарга бөтен мөмкинлекләр бар. Бүген бергәләп очрашырга, авыз ачарга мөмкинлек тудыралар. Шушыңа өлешен керткән бөтен кешеләргә дә рәхмәтемне белдерәсем килә», – диде Җәлил хәзрәт.

Ул адәм баласының бөтен яшәеше нәфес белән акыл көрәшеннән гыйбарәт булганын ассызыклады. «Әгәр шул көрәштә кешенең акылы җиңә икән, адәм баласы Аллаһы Тәгалә каршында фәрештәдән дә өстен була. Аның акылы нәфсесен җиңгән була. Әгәр бу көрәштә нәфсесе җиңеп чыкса, түбәннән дә түбән төшерермен, ди. Кайбер кешеләр турында «ул чын шайтан инде» диләр бит», – ди Баш казый.

Ул үзебезнең нәфсебезгә баш булу бик мөһим булуын әйтә. «Нәфсебезне җиңәр өчен Аллаһы Тәгалә ураза биргән», – диде.

«Бүген тормыш әйбәт. Ризык күп. Кызганыч, бүген бөтен яшәү рәвеше нәфесебезне канәгатьләндерергә корылган. Адәм баласы, дөньяда бәхетле булсын өчен, нәфесен чикләргә өйрәнергә тиеш», – дип белдерде.

Җәлил хәзрәт балалар тәрбиясенә дә тукталды. «Без бүген балаларыбызны үстергәндә дә, кешедән ким булмасын дип, сораганын алып бирәбез, көен көйлибез. Бала хокуклары турында сүз күп бара. Бала эгоист булып үсә. Һәркем аңа тиеш дип кенә үсә. Бу бүген зур фаҗига. Баланың хокуклары гына түгел, бурычлары да бар. Иң беренче - Аллаһы Тәгалә каршында. Аны яратмаса, Ватанын да зурлый торган булмый. Аллаһы Тәгаләне яратмаган бала ватанпәрвәр дә була алмый», – дип белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100