Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Җәлил укулары» V Халыкара әдәби конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә
Гаризалар һәм конкурс материаллары 2022 елның 5 ноябренә кадәр кабул ителә.
«Җәлил укулары» V Халыкара әдәби конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә. Гаризалар һәм конкурс материаллары 2022 елның 5 ноябренә кадәр кабул ителә.
Бәйге сөйләм үсеше һәм нәфис сүз белән кызыксыну, шигъри сүзнең матурлыгын һәм аһәңен тоя белү максатыннан үткәрелә. Бәйге фронтовик язучылар тормышы һәм иҗаты белән кызыксынган шигьрият сөючеләр арасында үткәрелә. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйге номинацияләре:
– «Җәлил татар телендә» номинациясе (барлык яшь төркемнәре)
– «Җәлил рус телендә» номинациясе (барлык яшь төркемнәре)
– «Җәлил дөнья халыклары телләрендә» номинациясе (барлык яшь төркемнәре)
– «Фронтовик язучылар» номинациясе (барлык яшь төркемнәре)
– «Фронтовик язучылар әсәрләрен коллектив белән башкару» номинациясе
Конкурсның этаплары:
1 этап – 2022 елның 6 ноябреннән 17 ноябренә кадәр сайлап алу этабы: оештыру комитеты тәкъдим ителгән материалларның әлеге нигезләмәгә туры килү-килмәвенә беренчел бәя бирә (дистанцион);
2 этап – 2022 елның 18 ноябреннән 6 декабренә кадәр жюри катнашучыларның эшен бәяләү критерийлары буенча бәяли һәм конкурс финалистлары билгели (дистанцион рәвештә);
3 этап – финал: 2022 елның 12 декабреннән 16 декабренә кадәр жюри әгъзалары белән берлектә оештыру комитеты тарафыннан конкурсантларның видеоязмалары онлайн-режимда карала һәм критерийлар нигезендә бәяләнә.
Гаризалар һәм конкурс материаллары 2022 елның 5 ноябренә кадәр кабул ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз