news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Җәлил укулары – 2022» Бөтенроссия конференциясендә батырлык турында фикер алышачаклар

Конференциядә сугышчы шагыйрьләрнең кулъязма дәфтәрләре күргәзмәсе узачак, студентлар Җәлил һәм Саттар шигырьләрен дөнья халыклары телләрендә башкарачак.

«Җәлил укулары – 2022» Бөтенроссия конференциясендә батырлык турында фикер алышачаклар
Салават Камалетдинов

13-14 октябрьдә «Җәлил укулары-2022» Бөтенроссия фәнни – гамәли конференциясе узачак. Россиянең төрле төбәкләреннән галимнәр мәңгелек темалар – батырлык, патриотизм, гражданлык позициясе турында фикер алышачаклар.

  • Конференция шагыйрь-сугышчы Рәхим Саттарның тууына 110 ел һәм Муса Җәлил музей-фатирына нигез салуга 40 ел тулуга багышланган. Оештыручылар – КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Татарстан Республикасы Милли музее һәм Муса Җәлил музей-фатиры.

«Хәзерге буын Җәлил һәм Саттар кебек шагыйрьләрне белергә тиеш. Аларның батырлыгы һәм гражданлык позициясе – хәзерге Россия өчен үрнәк, татар халкының горурлыгы», - диде «Татар-информ»га Милли музейның фәнни-тикшеренү эшләре буенча генераль директор урынбасары Светлана Измайлова.

Аның әйтүенчә, «Җәлил укулары» 1960 еллардан уздырыла. «Тикшерүчеләрнең монда әле эше бар. Әлегә Муса Җәлил генә, башка фронтовик әдәбиятчыларның фәнни биографиясе язылмаган», - диде ул. Укулар Казанның өч мәйданчыгында узачак. Татарстан, Башкортстан, Мәскәү өлкәсе, Кырым, Кабарда-Балкария һәм Оренбург өлкәсе галимнәре һәм музей хезмәткәрләре чыгыш ясаячак.

Татарстан Милли музее әйтүенчә, конференциядә Җәлил образын театрда һәм кинода аңлату, Рәхим Саттарның үз шигырьләрендә нәрсә турында язуы, Габдулла Тукайның кайсы туганнары Бөек Ватан сугышында катнашуы, Россиянең әдәби маршрутларында Татарстан музейларының роле нинди булуы һ.б. темалар күтәреләчәк.

КФУда ачылу тантанасында катнашучыларны видеоэлемтә аша Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова сәламләячәк. Сугышчы шагыйрьләрнең чын кулъязма дәфтәрләре күргәзмәсе узачак. Студентлар Җәлил һәм Саттар шигырьләрен дөнья халыклары телләрендә башкарачак.

Фәнни секцияләр Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында, Муса Җәлил музей-фатирында эшләячәк. Шәриф Камалның мемориаль фатирының татар әдәбияты тарихы музеенда «татар фронтовик язучылары» темасына түгәрәк өстәл узачак. Җәлил укулары нәтиҗәләре буенча җыентык чыгуы планлаштырыла, дип хәбәр итә матбугат хезмәте.

Конференция программасы

13 октябрь, 15.00-16.30 «Рухым минем биек…»: язмыш, поэзия һәм сугыш еллары язучыларының батырлыгы» дип исемләнгән түгәрәк өстәл (Шәриф Камалның мемориаль фатиры татар әдәбияты тарихы музее)

14 октябрь, 11.00-11.30 конференциянең тантаналы ачылышы (КФУ, Татарстан ур., 2)

Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилованың сәламләве. Җәлил һәм Саттар кулъязмаларын Татарстан Республикасы Милли музее җыелмасыннан чыгару тантанасы. «Шагыйрьләр Муса Җәлил һәм Рәхим Саттарның кулъязма дәфтәрләре» күргәзмәсе. «Җырларым» әдәби композициясе.

11.30-13.00 Пленар утырыш.

14.00-18.00 Секцияләр эше.

1 секция. «Сугыш һәм батырлык: тарихи хәтерне актуальләштерү һәм трансляцияләү проблемалары» (Муса Җәлил музей-фатиры – Горький ур., 17, 27-28 фатир).

2 секция. «XXI гасыр әдәби-эстетик фикере призмасы аша фронтовик шагыйрьләрнең әдәби мирасы» (КФУ, Татарстан ур., 2, аудитория 345).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100