news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җәлил исемендәге опера һәм балет театры премьеры Нуриев турында сериал төшерергә тели

Җәлил исемендәге опера һәм балет театры премьеры Нуриев турында сериал төшерергә тели
Фото: Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры тәкъдим итте

Режиссер Рэйф Файнсның «Белый ворон» фильмында Рудольф Нуриевны уйнаган Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры премьеры Олег Ивенко яңа масштаблы проект — легендар биюче тормышы турында сериал төшерү теләге турында белдергән. Бу хакта ул «Миллиард.Татар» сайтына сөйләгән.

Ивенко сүзләренчә, 6-7 серияле сериал Рудольф Нуриев карьерасының иң югары ноктасы һәм аның бөек балерина Марго Фонтейн һәм Эрик Бруно белән мөнәсәбәтләре турында була ала. Өстәвенә, төп рольне Ивенко үзе башкарырга ниятли.

Артист сүзләренчә, ул инде бу идея турында Рэйф Файнс белән фикер алышкан. Режиссер да идеяне кызыклы дип саный, әмма аны гамәлгә ашыру өчен инвесторлар табарга кирәклеген билгеләп үтә. Сүз 5-7 миллион долларлык бюджет турында бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot