news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җәлил әсәрләре кергән томлык «Россия халыклары әдәбияты шедеврлары» сериясендә басылачак

2027 елда герой-шагыйрь Муса Җәлил әсәрләрен үз эченә алган «Россия халыкларының әдәби шедеврлары китапханәсе» сериясеннән татар әдәбияты томын чыгару планлаштырыла. Бу хакта Россия Фәннәр академиясенең Горький исемендәге дөнья әдәбияты институты директоры Вадим Полонский РФ халыклары һәм рус теленә ярдәм итү советы утырышында сөйләде.

«Хәзерге вакытта Казан һәм Владикавказ белән хезмәттәшлектә сериянең беренче ике томы – татар әдәбияты томы (Муса Җәлил) һәм Төньяк Кавказ әдәбияты томы (осетин әдәбияты, Коста Хетагуров) эшләнә», - дип хәбәр итте Полонский.

Вадим Полонский сүзләренчә, ике том өчен дә әсәрләр сайлап алынган. Агымдагы ел ахырына алар редактурага һәм корректурага күчәчәк. Киләсе елда серияне төзүчеләр бу томнарны бастырып чыгаруны һәм таратуны максат итеп куя.

Шул ук вакытта дөнья әдәбияты институты җитәкчесе аңлатканча, хәзерге вакытта басманы эшләүче галимнәр аның кысаларында 20 том әзерләргә һәм чыгарырга исәп тота. Шуларның алтысы – Идел буе, Урал буе һәм Урал халыклары, җидесе – Төньяк Кавказ халыклары, алтысы – Себер, Төньяк һәм Ерак Көнчыгыш халыклары, ә берсе Россиянең Төньяк-Көнбатыш халыклары әдәбиятына багышланачак.

«Россия Президенты Владимир Путин милли әдәбиятка багышланган китап сериясен эшләтеп җибәрүне әһәмиятле вакыйга дип санады», – дип билгеләде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot