news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Алико” иминият компаниясе юбилеен билгеләп үтә

Компания Россиядә 1994 елдан бирле эшли, аның төп эшчәнлек юнәлеше – тормыш һәм сәламәтлекне иминиятләштерү

(Казан, 20 октябрь, “Татар–информ”). “Алико” иминият компаниясе Россиядә эшчәнлек алып баруының 15 еллыгын билгеләп үтә.
2009 елның июленә кадәр “АИГ Лайф” бренды белән эшләгән тормышны иминиятләштерү компаниясе Россия Федерациясе төбәкләрендә бизнесны уңышлы алып баруын дәвам итә.
Россиядә инде 15 ел эшләүче “Алико” Россиянең тормышны иминиятләштерү базарында ныклы позиция алды, 2008 һәм 2009 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча базарның 22 проценттан артыгын биләп, тармакның лидеры булды. Аерым алганда, 2009 елның беренче яртыеллыгында компаниянең иминият премиясе 1,8 миллиард сумнан артып киткән, шуның 1,3 миллиардка якыны – тормышны иминиятләштерү буенча. Шул ук чорда түләүләр 900 миллион сумнан (шуның 740 миллион сумга якыны – тормышны иминиятләштерү буенча) артып киткән.
Бүгенге көндә “Алико”ның Россиядә 375 мең клиенты бар, алар өчен компания тормыш һәм сәламәтлекне иминиятләштерү буенча киң колачлы программа эшләгән. Россия һәм чит илләрнең меңнән артык әйдәп баручы компаниясе – “Алико”ның күптәнге һәм ышанычлы партнерлары.
“Алико”ның Россиядәге офислар челтәре 19 шәһәрне колачлый һәм ул киңәюен дәвам итәчәк.
“Татарстанда җирле иминиятләштерүчеләрнең позицияләре көчле, ә Самара өлкәсендә 2009 елның беренче яртыеллыгында тормышны иминиятләштерү базары узган елның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганда сизелерлек кимесә дә, без тулаем алганда үзебезнең агентлыкларның Идел буенда ни рәвешле үсеш кичерүеннән канәгать, – диде “Алико” президенты Александр Зарецкий. – Хәзер безнең бурыч – әлеге төбәкләрдә ныгып урнашу һәм Идел буенда алга таба эшчәнлек алып бару өчен база будыру”.
“Алико” иминият компаниясе” ЯАҖ Россиядә 1994 елдан бирле эшли, аның төп эшчәнлек юнәлеше – тормыш һәм сәламәтлекне иминиятләштерү.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100