news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алик Локманов: Татар шагыйрьләренә мөһерне Казан суга

"Казан" милли-мәдәни үзәгендә Башкортстан шагыйрәләре шигырьләреннән һәм җырларыннан торган кичә башланып китте.

(Казан, 3 октябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). "Татар шагыйрьләренә мөһерне Казан суга", - диде "Шагыйрәләр сүзе - җиһан сере" шигъри-музыкаль кичә башланыр алдыннан композитор һәм җәмәгать эшлеклесе Алик Локманов Башкортстаннан килгән шагыйрәләрне тәкъдим итте.

"Казан" милли-мәдәни үзәгендә Башкортстан шагыйрәләре шигырьләреннән һәм җырларыннан торган кичә башланып китте. Тамаша залында тумышы белән Башкортстаннан булган татар шагыйрьләре - Роберт Миңнуллин, Галимҗан Гыйльманов, җәмәгать эшлеклесе һәм журналист Римзил Вәлиевләр утыра.

Алик Локманов проект авторының Башкортостан татар хатын-кызларының Динә Морзакаева җитәкләгән ”Сәхибҗамал” берлеге булуын искәртеп узды. "Уфада мондый кичәләр "Нур" татар дәүләт театрында уздырыла. Өч ел эчендә проект сиксәнләп шагыйрәне дөньяга чыгарды", - дип берлегенең эшчәнлеге белән таныштырып үтте ул.

Шагыйрьләр кичә Татарстан Язучылар берлегендә булганнар. Бүген "Сөембикә", "Казан утлары" редакцияләрендә, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында очрашулар узган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100