news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алик Локманов милли үсеш стратегиясе турында: Стратегия – ул ният

Татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле фикеренчә, стратегия төзүдә катнашу Башкортстан татарларына зур этәргеч биргән.

Алик Локманов милли үсеш стратегиясе турында: Стратегия – ул ният
архив/Салават Камалетдинов

(Уфа, 24 февраль, «Татар-информ», Лилия Гаделшина). «Татар халкының үсеш стратегиясе»н төзү юктан гына башланмады – татарларда милли үзаң уянды. Стратегия ул - ният». Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Алик Локманов бу фикерен «Татар-информ»га белдерде. Бүген Уфада Стратегиянең эскизы Башкортстан татарларына тәкъдим ителде.

«Нур» Дәүләт татар театрында узган җыенда Башкортстан шәһәр һәм районнарыннан татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре җыелды. Театрның 500 кешелек тамаша залы шыгрым тулы иде.

Стратегиянең максаты һәм бурычларын Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев аңлатты. Ул әлеге документ буенча якын вакытта Томск, Новосибирск, Сахалин кебек төбәкләрендә дә җирле татарлар белән фикер алышулар уздырылачагын хәбәр итте. Башкортстан татарларын да теләк-тәкъдимнәрен юлларга чакырды.

«Җыенга бик күп кеше килде. Бу аларның милли мәсьәләләргә битараф түгеллеген күрсәтә. Стратегия - ният дигән сүз. Алдыбызга ниятләр, маяк куябыз икән, ул никадәр ераклыкта булса да аңа барырга тырышачакбыз. Планнар корып, чишү юлларын ачыклап, дәрәҗәсенә, аңына, белеменә, хезмәт куйган урынына карап, һәр татар кешесе моңа үз өлешен кертергә тиеш», - диде Алик Локманов.

Ул Васил Шәйхразиев Стратегиянең эчтәлеген эзлекле итеп халыкка җиткерүен искәртте. «Бу очрашу Башкортстанда яшәүче татар халкына этәргеч булды. Бөтен көч - бердәмлектә. Милли аң уянды. Стратегия юктан тумады. Без милләтнең телен, рух көчен югалта баруыбызны аңлый башладык. Шуңа да милли үсеш стратегиясен булдыру мәсьәләсе бик вакытлы күтәрелде», - диде Алик Локманов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100