news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алихан Смаилов Казахстан Премьер-министры итеп билгеләнде

Мәҗлеснең 89 депутаты тавыш бирүдә катнашты.

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев Алихан Смаиловны Премьер-министр итеп билгеләде.

Казахстан Республикасы башлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, тавыш бирүдә Мәҗлеснең 89 депутаты катнашты. Алар бертавыштан Президент тәкъдим иткән кандидатураны хуплаган.

«Смаилов Алихан Асхановичны Казахстан Республикасы Премьер-министры итеп билгеләргә», диелгән Токаев имзалаган указда.

news_right_1
news_right_2
news_bot