news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Әлифба» авторы Сәләй Вагыйзовның 115 еллыгы: Һәрбер җөмләсенә тәрбия салынган

«Әлифба» авторы Сәләй Вагыйзовның 115 еллыгы: Һәрбер җөмләсенә тәрбия салынган
Фото: "Бердәмлек" газетасы, https://vk.com/club22598970

Самара татарларының «Бердәмлек» газетасында Нурания Абзалованың «Һәрбер җөмләсенә тәрбия салынган» дигән язмасы чыкты.

2023 елның 20 октябрендә Сәләй Гатат улы Вагыйзовның туган көне. Данлыклы якташыбызның олуг юбилее укытучы һәм остаз елына туры килде. «Әлифба» авторының тууына 115 ел!

Камышлы районының Татар Байтуганы авылында туган Сәләй Вагыйзов безгә һәр татарның беренче дәреслеге булган «Әлифба»ны бүләк иткән кеше. Бу китап 1965 елда беренче тапкыр дөнья күрә һәм 42 тапкыр яңадан басылып чыга. Бүгенге көндә аның гомуми тиражы миллион данәдән дә артып киткән. Сәләй Вагыйзов һәм аның тормыш иптәше Рәмзия Вәлитова дәреслекне биш ел буе эшләгән чорда күпчелек тугандаш халыкларның эшләнмәләрен һәм тәҗрибәсен кулланалар.

Сәләй Вагыйзов гомер буе Арчада яшәгән һәм эшләгән. Аның язмышын халык шагыйре Габдулла Тукайның балачагы белән чагыштырырга да була. Сәләй Вагыйзовның чын исеме - Сөләймән Хәлиуллин. Аны Гатат һәм Гайшә Вагыйзовлар асрауга алып үстергәннәр. Аның хатыны - Рәмзия Гыйлаҗетдин кызы Вәлитова (кыз фамилиясе Баязитова, ире буенча Вагыйзова).

Студент чагында ук туган авылыннан чыгып киткән булачак галимнең туган якларына кайту юлы озын һәм катлаулы була. Якташыбызга сугыш, фашистлар, ГУЛАГ лагерьлары, җәмгыять тарафыннан кире кагулар аша узарга туры килә. Аннары алар хатыны һәм коллегасы белән авторлыкта 40тан артык дәреслек һәм кулланмалар бастырып чыгаралар. Гомер азагында җәмгыять тә аларның казанышларын таный һәм хезмәтләренә югары бәя бирә.

Сәләй Вагыйзов гомер буе яшәгән һәм эшләгән Арчада «Әлифба» музее эшли. Галимнең вафатыннан соң 11 ел үткәч, 2016 елда, туган авылында да Сәләй Вагыйзов музее ачыла. Музей-йорт аның нәсел йорты урынында төзелде. Нык бүрәнәләрдән салынган бина, танылган авылдашыбызның истәлеге буларак, аның көчле рухын саклый.

Әлеге музейны булдыру инициативасы белән мин - Нурания Абзалова чыктым. Мин бит аны дистәләгән еллар узгач кына эзләп таптым һәм хат алыша башладык. Музей өчен аның иске йорты урынын чистарту, бура бурап, өй салу эшләрендә - Камышлы районы һәм Татарстан җитәкчелеге, экспонатлар җыюда Арча музее, улы Камил гаиләсе һәм авылдашларым катнашты.

Музей кунакларына танылган якташыбызның искиткеч кызганыч, ачы язмышы турында тәфсилләп сөйләргә тырышам. Яшь буын да, һәрбер татар кешесе дә «Әлифба» авторының казанышларын да, ачы язмышын да белергә тиешләр, дип уйлыйм.

Вакыт бит ул аккан су кебек, бигрәк тиз үтә. Шушы вакыт эчендә музеебызда илебезнең төрле почмакларыннан килгән 17 меңгә якын кеше булып китте. 2019 елның 28 июнендә Камышлыда узган X Бөтенроссия Сабан туенда 28 регионнан килгән 500 кунакны кабул иттек. Барысын да якты йөз белән каршы алып, экскурсияләр уздырып, чәйләр эчереп, милли ризыкларыбыз белән сыйлап, хөрмәт итеп озатып калдык. Кунаклар арасында укытучылар, журналистлар күп иде.

«Әлифба»ның һәрбер җөмләсенә тәрбия салынган. «Илнең көче - икмәктә», «Эшле кеше – көчле кеше». Баланы бәләкәйдән эшкә өйрәтергә, өлкәннәрне, әби-бабайларны хөрмәт итәргә, Ватаныбызга тугры булырга, олыларга да, кечеләргә дә ихтирамлы булырга, туганнар белән үзара тату яшәргә өнди бу китаплар. Сәләй ага тормыш иптәше белән бу сүзләрне китапларга гына язып калдырмаганнар, ә үзләре укыткан укучыларны да шулай тәрбияләгәннәр.

Бүгенге көндә аны яраткан, хөрмәт иткән укучылары ерак араларны якын итеп, остазлары музеена килеп йөриләр.

2013 елда музеебызда Сәләй Гататовичның укучысы Флера Габдрахманова-Тарханова һәм Рәмзия Гыйлаҗевнаның туганы Айдар Хәлим кунакта булдылар. Берничә укучысы - Татарстанның халык укытучысы Камәрия Хәмидуллина, «Ватаным Татарстан» газетасы журналисты Фәния Әхмәтҗанова, Арчадан ветеран укытучы Софья Фәйзрахманова хәтта икешәр мәртәбә килделәр.

Сәләй Гататовичның үзенә туган авылын күрергә насыйп булмаса да, улы Камил абый Байтуганга дүрт мәртәбә килеп китте. Үзе генә дә, хатыны, кече кызы Аида һәм аның гаиләсе белән дә. Камил абый 2020 елда вафат булса да, аның гаиләсе Сәләй аганың авылын бер дә онытмый, кайтып, музей-йортыбызга ярдәм итеп, очрашулар оештырып торалар. Аида, яшь булуына карамастан, бик әдәпле, белдекле, тыйнак. Әбисе белән бабасы турында бик матур итеп сөйли ул. Үзе дә чибәр, төсе-йөзе белән Рәмзия Гыйлаҗевнага охшаган. Мондый оныкларың булу – зур бәхет. «Мине бәләкәйдән эшне, кешеләрне хөрмәт итәргә өйрәттеләр», - ди Аида. Ә Камил абыйның килене Лилияне кайнанасы белән кайнатасы мактап туймыйлар иде, андый кешелекле кешеләр башка юктыр, дип сокланалар иде.

Музеебыз белән тарихчылар да кызыксыналар. Бездә кунакта А. Борһанов, Ф. Ислаев, И. Сафин һәм башка галимнәр булдылар. 2023 елда мөфтиебез Талип хәзрәт Яруллин, Арча районы укытучылары булып киттеләр. Азнакайдан килгән Нәфис хәзрәт тормыш иптәше Гөлнара һәм дуслары Назыйм һәм Фәния белән килгәч, Коръән укып багышладылар.

Бозбаш авылында туган, хәзерге вакытта Казанда яшәүче Фәния Загирова 1964 елда Арча педагогия училищесында Сәләй ага белән Рәмзия ханым кулы астында укыган. Музейга килгәч, остазлары турында бик матур истәлекләре белән уртаклашты.

Гомумән, музей-йортыбызның ишекләре бер дә ябылмый, Аллаһка шөкер. «Әлифба» авторы язмышы милләттәшләребезне һәм башка милләт кешеләрен кызыксындыруы куандыра, әлбәттә. Музей кунаклары арасында өлкә «Социальная газета» редакциясе хезмәткәрләре, Татарстан журналистлары, Самараның «Яктылык» мәктәбе укучылары, өлкә Халыклар дуслыгы йорты хезмәткәрләре, Оренбург, Пенза, Ульян өлкәләреннән килгән кунаклар да бар. Алар һәрберсе экскурсия тәмамланганнан соң бәяләмә (отзывы) китабында бик җылы, матур сүзләр язып калдыралар. Безнең хезмәтебезне, тырышлыгыбызны югары бәяләгән, танылган якташыбызның тормыш юлы белән кызыксынганыгыз өчен бик зур рәхмәт сезгә!

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100