Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Али Кюршад Кылыч Алабуга институтының тарихы белән танышты

КФУның Алабуга институты директоры Елена Мерзон чакыруы буенча югары уку йортына «Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри» компаниясенең генераль директоры Али Кюршад Кылыч килде. Компания югары уку йортының даими партнерларының берсе булып тора, югары уку йортының мөһим проектларына ярдәм итә. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбрә итә.
Мисал өчен, уку йортына нигез салынуга 125 ел тулуны бәйрәм итү көннәрендә институның төп бинасында Стахеев епархия хатын-кызлар училищесының мемориаль кабинеты ачылды, аны булдыруга «Кастамон Интегрейтед Вуд Индастри»да өлеш керткән.
Визит барышында Али Кюршад Кылыч югары уку йортының бай тарихы белән танышты һәм бүген студентларның ничек укуын белде. Кунакны тарихи һәм заманча мохитнең гармонияле ярашуы тәэсирләндергән.
«Институтка 125 яшь, һәм аның бинасы әле дә искиткеч матур. Бирегә килеп керүгә, үткән гасырга күченгәндәй буласың: монда ул вакытның мәдәнияте, бизәлеше сакланган, хәтта идәннәре дә шул ук. Искиткеч! Монда килүемә бик шатмын. Институтка аның әле тагын күп еллар эшләвен, чәчәк атуын, республика һәм ил горурланырлык студентлар тәрбияләвен телим!» — диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз