Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алгы сызыктагы хәрбиләргә Татарстан алдындагы казанышлары өчен медальләр тапшырдылар
Алгы сызыкта «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медальләрен тапшыру тантанасы узды. Бүләкләрне Татарстан Махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясе рәисе, генерал-лейтенант Владимир Майстренко тапшырды. Бу хакта республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов Телеграм-каналында хәбәр итте һәм вакыйга урыныннан видео урнаштырды.
«Безнең хәрби хезмәткәрләрнең рухи көче – бөтенесенә үрнәк!» – дип билгеләп үтте республика лидеры.
Ул шулай ук солдатлар куелган бурычларны уңышлы үти, дип ассызыклады һәм геройларга нык булулары өчен рәхмәт белдерде.
Тантана патриотизм һәм ярдәмләшү атмосферасында узды. Якынлашып килүче Җиңү көне уңаеннан хәрбиләр өчен мәдәни программа оештырылды – артистлар сугыш еллары җырларын башкарды.
Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук РФ Президенты Владимир Путин карары нигезендә 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Күптән түгел Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды. Ул билгеләп үткәнчә, Россиянең бүгенге торышында аларның һәркайсының зур өлеше бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз