news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алгы сызыкта Татарстан мөфтие җитәкчелегендә Корбан гаете үткәрелде

Алгы сызыкта Татарстан мөфтие җитәкчелегендә Корбан гаете үткәрелде
Фото: dumrt.ru

Казанның «Мәрҗани» мәчетендә Корбан бәйрәмен уздырганнан соң, гает көнендә үк Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башка имамнар һәм башка дин кардәшләр белән бергә махсус хәрби операция зонасының алгы сызыгына чыгып китте. Нәзарәт делегациясе составына Казан казые, мөфтиятнең шәригать бүлеге җитәкчесе Булат хәзрәт Мөбарәков, «Ирек» мәчете имам-хатыйбы Тимур хәзрәт Камаев, Арча районы имам-мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин һәм мәчет мәхәлләләренең актив мөселманнары керде. Сәфәргә алар ашыгыч чыгып китте, чөнки махсус хәрби операция сугышчылары янына гает тәмамланганчы барып җитү максаты торды, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Бүген, Корбан бәйрәменең өченче көнендә, кунаклар солдатлар янына барып җитте һәм өч автомобильгә төяп алып килгән гуманитар ярдәм, күчтәнәчләр һәм бүләкләрне тапшырды. Моннан тыш, Камил хәзрәт һәм нәзарәтнең «Батыр» батальонындагы полк имамы Мөхәммәд хәзрәт Хәйруллаев солдатлар өчен корбан чалды, соңыннан корбан ашы да үткәрелде.

Мөфти сугышчыларны һәм аларның командованиеларын бәйрәм белән котлары, бүләкләр тапшырды, Татарстан мөселманнарыннан һәм «Ак барс» хоккей клубы уенчыларыннан сәлам әйтте. Уенчылар команданың фирма футболкасында истәлеккә үз имзаларын куеп җибәрде. Хәзрәтләр шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен дога кылды, Аллаһыдан алар өчен яклау, Ватан өчен җиңү сорады.

Корбан бәйрәме, сарыклар чалынып, Татарстанның барлык батальоннарында - «Батыр», «Алга» һәм «Тимер»дә үткәрелде.

Берничә көн элек Корбан бәйрәме хөрмәтенә нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды масхус хәрби операциядә хезмәт итүче батырларга кыйммәтле бүләк - яңа «Нива» автомобилен җибәрде. Автомобиль хәрби частька барып җиткән. Юлсызлык шартларында йөрү өчен исәпләнгән үзебезнең ил машинасы хәрбиләргә азык-төлек һәм дарулар тапшырырга, шулай ук төрле бурычларны үтәргә ярдәм итәчәк. Корбан бәйрәменең беренче көнендә Мөхәммәд хәзрәт җирасты «Нургали» мәчетендә гает намазы да үткәргән.

news_right_1
news_right_2
news_bot