news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясендә куллану өчен ун проект хупланды

Алексей Песошин Алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясендә эшчәнлек алып баруга гаризаларны карау буенча комиссиянең чираттагы утырышын уздырды.

Алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясендә куллану өчен ун проект хупланды
https://tatarstan.ru

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ»). «Яр Чаллы», «Түбән Кама», «Яшел Үзән» һәм «Чистай» Алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясендә эшчәнлекне тормышка ашыру турында килешү төзүгә гаризаларны карау комиссиясенең чираттагы утырышында ун инвестпроект хупланды. Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Каралган проектларның җидесе өр-яңа, алар Яшел Үзән, Түбән Кама һәм Чистай сәнәгать мәйданчыкларында гамәлгә ашырылачак. Яшел Үзәндә элеватор барлыкка киләчәк. Проект «Август» компаниясе тарафыннан гамәлгә ашырыла, анда 86 яңа эш урыны була.

Икенче булып «Дарпикс» оешмасының пациентлар һәм медперсонал өчен бер тапкыр кулланыла торган медицина киемнәре җитештерү буенча инвестицион проекты тәкъдим ителде. Проект өч этапта гамәлгә ашырылачак, проект 2025 елның икенче кварталында тулаем эшли башлаячак.

Шулай ук комиссия әгъзалары тарафыннан «Чистай» Алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясендә «Элеватор төзелеше» проекты да хупланды. Инициатор — «Чистай — Селект», инвестор — «БИО-Агро»компаниясе.   

Аннан соң «АНСАТ һәм МИ-8 сериясе вертолетларының «Сова» җылыткыч системаларын җитештерү оешмасы һәм «Ысланган балык җитештерүне оештыру» проектлары каралды. «Чистай» алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясендә шулай ук карабодай һәм борчак эшкәртү буенча җитештерү гамәлгә ашырыла.  

Түбән Кама сәнәгать мәйданчыгында «НКТ» җәмгыятеннән интеграль тракторга комплектлау детальләре һәм запас частьләр әзерләү проекты гамәлгә ашырылу каралган. Чаллыдан өч гариза төзелгән килешүләргә үзгәрешләр кертү өчен бирелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100