Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Алгарыш” грантлар программасы чыгарылышының III Республика форумы ачыла
Анда программаны гамәлгә ашырылыш нәтиҗәләре һәм үсеш перспективалары хакында сүз бара
(Казан, 7 октябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген 14.00 сәгатьтә ТР Фәннәр академиясендә РТ Хөкүмәтенең “Алгарыш” грантлар программасы чыгарылышының III Республика форумы ачылачак.
Аның пленар утырышы программасында башта 2006 елдан бирле гамәлдә булган “Алгарыш” гранты турында видеоролик күрсәтү, аннары рәсми чыгышлар каралган. Аерым алганда, ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов “Алгарыш” гранты, Германия академик алмашлар хезмәтенең (ДААД) Мәскәүдәге вәкиллеге башлыгы Грегор Бергхорн исә Татарстанда “Николай Лобачевский” академик программасы гамәлгә ашырылышы нәтиҗәләре һәм үсеш перспективалары хакында сөйләргә җыена.
Утырышта, шулай ук, киләчәк мәктәбе саналган Казанның 19 нчы гимназиясе директоры Ренат Заманов “Мәгариф хезмәткәрләре өчен лидерлык программасы: Сингапурдагы стажировка йомгаклары” һәм “HeadHunter” компанияләр төркеменең Казан филиалы директоры Надежда Борисова “Икътисадның инновацияләр секторында эш бирүчеләрнең кадрларга карата таләпләре” темаларын ачарга ниятли, тагын “Алгарыш” ассоциациясен үстерү мәсьәләсе дә каралыр дип көтелә. Соңыннан “Алгарыш” программасы ассоциациясе вәкиле, “Николай Лобачевский” программасы буенча Лейпциг университеты студенты булган Екатерина Процко “Алгарыш” программасын камилләштерү мәсьәләсендә “түгәрәк өстәл”ләр тәкъдимнәрен җиткерүне максат итә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз