news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Алга, яшь армеецлар!” хәрби-спорт уены уздырылды

Әлмәттә яшьләр хәрби әзерлек узды

 (Казан, 8 октябрь, “Татар-информ”). Әлмәтнең “Патриот” республика спорт-патриот һәм яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү үзәгендә “Алга, яшь армеецлар!” хәрби-спорт уены уздырылды.

Анда Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге шәһәрләре һәм бистәләреннән командалар катнашты.Әлмәтлеләрнең мондый масштабтагы ярышларда беренче тапкыр гына катнашуы иде. Шулай булуга да карамастан, кайбер ярыш төрләре буенча алар призлы урыннар яуладылар. Ярышларда яшьләр "АК-74" автоматын сүтеп-җыйды, граната атты, хәрәкәттә булган мишеньгә атуда төзлеген сынады, кулларда тартылуда һәм башка төрләрдә осталыкларын күрсәтте, дип белдерә “Әлмәт таңнары” басмасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100