news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алга таба да ислам илләре партнерлары белән хезмәттәшлек итү кирәк – Татарстан Президенты

“Халыкара мөнәсәбәтләрнең кискенләшүе шартларында Татарстан өчен халыкара һәм төбәкара элемтәләр аеруча зур әһәмият ала”, - ди Рөстәм Миңнеханов.

(Казан, 21 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Киләчәктә дә ислам илләре партнерлары белән хезмәттәшлекне үстерү зарур. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстанның Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык юлламасында шулай дип белдерде.

“Халыкара мөнәсәбәтләрнең кискенләшүе һәм төрле хәвефләр арту шартларында Татарстан өчен халыкара һәм төбәкара элемтәләр аеруча зур әһәмият ала. 145 ил партнерлары белән үзара файдалы элемтәләрне үстерә киләбез. Дөньякүләм югары технологияле җитештерү өлкәсендәге лидерлар хезмәттәшлек һәм инвестицияләү өчен Татарстанны сайлады. Россиянең һәм чит илләрнең хөкүмәтара комиссияләре үзара хезмәттәшлекне ныгытуның үтемле чарасына әйләнде. Аларның утырышлары Казанда хәзер тагын да ешрак уздырыла”, - дип билгеләп узды Рөстәм Миңнеханов.

Президент Илбашы Владимир Путин тарафыннан куелган Россия Федерациясенең ислам дәүләтләре белән якынаюы буенча бурычлары “Россия – ислам дөньясы” стратегик караш төркеме кысаларында уңышлы хәл ителүен белдерде. “Алга таба да ислам илләре партнерлары, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы, Ислам үсеш банкы һәм башка халыкара институтлар белән хезмәттәшлек рәвешләрен тагын да арттыра барырга, шулай ук республика территориясендә ислам финанс механизмнарын, шул исәптән KazanSummit халыкара форумы кысаларында да, үстерүне дәвам итәргә кирәк”, – ди Рөстәм Миңнеханов.

Президент Россия Тышкы эшләр министрлыгы белән тыгыз элемтәдә торып, Татарстанның ватандашлар белән хезмәттәшлек итүен, моның исә республиканың тышкы элемтәләрендә иң мөһим юнәлешләрнең берсе булып торуын билгеләп узды.

news_right_1
news_right_2
news_bot