news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Алга» һәм «Тимер» батальоннарына Татарстаннан гуманитар ярдәм китерделәр

Шушы көннәрдә «Алга» һәм «Тимер» батальоннары хәрбиләренә Татарстаннан гуманитар ярдәм алып килгәннәр. «Татар-информ»га шул турыда мәгълүм булды. «Алга» хәрбиләре өчен җибәрелгән йөкне бушатуның видеосы агентлык карамагына тапшырылды.

Егетләргә оекбашлар, җылы киемнәр, резин итекләр, консервалар, генераторлар тапшырылды. Ярдәмне республиканың гади халкы җыйды, аны җибәрүне «Танкистлар берлеге» вәкилләре оештырды.

Агентлыкка билгеле булганча, хәрбиләр якташларына ярдәм өчен чын күңелдән рәхмәт белдергән.

«Безнең өчен эшләгән бар эшегез өчен рәхмәт. Бу безнең өчен бик зур ярдәм. Алла боерса, без кайтырбыз һәм сезнең һәрберегез белән очрашып, шәхсән рәхмәтләребезне әйтергә телибез», – диде агентлыкның «Алга» батальонындагы чыганагы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100