news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Алга» һәм «Тимер» батальоннары хәрбиләренә бер тапкыр 360 мең сум түләнәчәк

«Алга» һәм «Тимер» батальоннарының хәрби хезмәткәрләренә бер тапкыр бирелә торган түләү күләмен 360 мең сумга кадәр арттырырга планлаштыралар.

Бу турыдагы боерык якын арада имзаланачак.

Билгеләп үтик, хәрби хезмәткәрләргә бер тапкыр бирелә торган акча федераль түләүләргә өстәмә рәвештә түләнә. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов 2022 елның 23 июнендә имзалаган боерык нигезендә, Татарстан батальоннарында контракт буенча хәрби хезмәт узучыларга бер тапкыр 260 мең сум акча түләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100