news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Алга» һәм «Тимер» батальоннары хәрбиләренә акчалата түләүләр этаплап биреләчәк

ТР Министрлар Кабинеты «Алга» һәм «Тимер» батальоннары хәрбиләренә бирелә торган акчалата түләүләрнең тәртибен раслады. Кичә ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карардан күренгәнчә, түләүләр этаплап биреләчәк.

Хәрби хезмәткәрләр 60 мең сум күләмендәге беренче түләүне хәрби часть исемлегенә кертелгәч алачак, әлеге сумма шулай ук 15әр мең сум күләмендәге атналык түләүләргә бүленәчәк, диелә документта. Хәрбиләр акчаның иң зур өлешен (200 мең сум) батальоннар Донецк, Луганск республикалары һәм Украина территориясендәге махсус хәрби операциядә катнашу өчен дәүләт чиген узганнан соң алачак.

Шунысын да искәртик: хәрби хезмәткәрләргә 260 мең сум күләмендәге түләүләр ТР Министрлар Кабинетының резерв фондыннан бүленәчәк. Аны алу өчен хәрби комиссариатка гариза, хәрби часть исемлегенә кертү турындагы боерык өземтәсенең күчермәсен, банктагы счет реквизитлары урын алган документның күчермәсен тапшырырга, шулай ук шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100