news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Алга» һәм «Тимер» батальоннары контрактниклары 260 мең сум акча һәм кирәк-яраклар алачак

Татарстанда ике исемле батальон - «Алга» һәм «Тимер»гә кешеләр җыю дәвам итә. ТР хәрби комиссары Сергей Погодин интервьюда шул хакта сөйләде.

23 июньдә ТР Президенты Татарстан батальоннары хәрби хезмәткәрләре өчен өстәмә социаль ярдәм чаралары турындагы указны имзалады. Контракт буенча хезмәт итүчеләр бер тапкыр 260 мең сум күләмендә акча алачак. Моннан тыш, хәрби хезмәткәрләргә башка ташламалар да – шифаханә-курортта дәвалану, балаларын бакча һәм мәктәпләргә чираттан тыш кабул итү дә каралган.

Бурычларны уңышлы үтәү өчен хәзерге вакытта республикада кирәкле бөтен нәрсә сатып алына. Моңа шәхси бронесаклау чаралары, тиешле дарулар тутырылган аптечка, кирәк-яраклар һәм өстәмә җиһазлар керә.

Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы контрактникларга түләнә торган акчаның күләме 150 мең сумнан башлана. Алар шулай ук актив сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан очракта һәр тәүлектә өстәмә рәвештә 8 мең сум күләмендә акча ала.

Контрактникка акча хәрби дәрәҗәсенә, хезмәт итү стажына, төбәк коэффициентына һәм биремнәрне үтәүгә карап түләнә. Шулай ук тиешле еллар хезмәт иткән, физик әзерлек дәрәҗәсе һ.б. өчен дә өстәмәләр бар.

Украинада махсус хәрби операция башланганнан алып Татарстаннан контракт буенча ил чикләрен сакларга 700дән артык кеше киткән.

Ике батальонның берсенә тиешле шартларны (хәрби хезмәткә физик яктан яраклы булу, медицина, шул исәптән психологик-психиатрик тикшеренү узу) үтәгән очракта кабул итәләр.

Татарстанда контрактниклар өчен яхшы шартлар тәкъдим ителүен исәпкә алып, «Алга» һәм «Тимер» батальоннарында хезмәт итү башка төбәкләрдә яшәүчеләрдә дә кызыксыну уятырга мөмкин.

Тулырак мәгълүматны 9.00-20.00 сәгатьләрдә 8(843) 221-44-52 телефоны аша алырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100